«Балалар һәм татар теле файдасына эшләү»: Биләрдә «Сәләт» форумының беренче сменасы тәмамланды кире кайтырга

«Работать во благо детей и татарского языка»: в Билярске завершилась первая смена форума «Сәләт»

Биләрдә XII Халыкара яшьләр уку-укытуфорумының беренче сменасы – ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла/Junior skills) төгәлләнде.

Старт бирүче смена мәктәп укучыларыныңкиләчәктә үз-үзләрен үстерүләре өчен яңа һөнәрләрөйрәнүенә багышланган. Бу көннәрдә төрле уенһәм мотивацияләүче дәресле остаханәләр узды, катнашучылар төрле белем өлкәләре үзләштерде. Нейротехнологияләр, биология, рәсем сәнгате һәмбердвотчинг - төп темалар булды.

Беренче сменада 500дән артык бала катнашты. Алар арасында: фән олимпиадалары, конференцияләр һәм иҗади фестивальләрнеңҗиңүчеләре һәм призерлары, профильле Сәләталаннарына конкурс сайлап алуын узган балалар, «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексының 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белембирү комплексының 6-11 сыйныф укучылары.

«Адымнар» мәктәбе укытучылары өчен махсус«Остаз» уку-укыту трегы оештырылды. Проект кысаларында әхлакый кыйммәтләр, мәктәпләрбелән идарә итү һәм баланың шәхесен үстерүтемаларына багышланган сессияләр һәмостаханәләр узды.

Лекцияләрне «Югары икътисад мәктәбе» миллитикшерү институтының Мәктәп белән идарә итүлабораториясе мөдире Константин Серёгин, Казан «Ел укытучысы» конкурсында җиңүче Екатерина Лисина һәм эшмәкәр Дмитрий Спиридонов укыды.

«Беренче сменага безгә алты «Адымнар» мәктәбеннән 30 кунак килде. Бу - укытучылар, психологлар, хакимият вәкилләре, «Адымнар» мәктәпләренең директор урынбасарлары һәмдиректорлары. Нәтиҗәдә, без педагоглардан җылыкайтаваз алдык: укытучылар лекцияләрнең ошавыһәм алардан күп яңалыклар алуы турында әйтте», - дип сөйләде «Остаз» проекты җитәкчесе ДиләрәЯкубова.

«Остаз»га өстәп, «Адымнар» делегациясе «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов беләночрашты. Түгәрәк өстәл кысаларындакатнашучылар ике оешманың эшчәнлеге турындафикер алышты.

«Сәләтнең нәрсә икәнен яхшырак аңлату өчен«Адымнар» укытучыларын берләшмәбезнеңуникаль мохитенә тулысынча чумдыру мөһим иде», - дип өстәде Якубова.

«Адымнар» мәктәпләрендә «Сәләт сыйныфы» проекты җитәкчесе Айнур Җамалетдинов елларузган саен «Сәләт» белән «Адымнар»ныңхезмәттәшлеге ныгый гына баруы турында сөйләде.

«Безнең максатларыбыз уртак: без татар теленүстерергә һәм аны өйрәнү өчен кызыклы итәргәтелибез. Сәләт сыйныфларының саны артачак, ата-аналар һәм хакимият безнең хезмәттәшлектәнфайда күрәчәк дип өметләнәм. Без барыбыз да балалар һәм татар теле файдасына эшләячәкбез», - жип бүлеште ул.

Сменаның һәр көне көн уку-укыту программасы, уеннар, спорт ярышлары һәм кичке чаралар беләнүрелеп барды. Смена вакытында укучыларволейбол, шахмат чемпионатларында, интеллектуаль турнирларда, джем-сессияләрдә, тотрыклы үсеш максатлары буенча уеннарда һәмбашка күп кенә активлыкларда катнаша алдылар.

Форумда «Җанлы Сәләт» турыдан-туры эфирларстудиясе эшләде. Трансляцияләрдә «Сәләт» яшьләрүзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм ТүбәнКамадагы «Адымнар» полилингваль комплексы директоры Артур Галиәхмәтов катнашты. «ҖанлыСәләт» ярдәмендә һәр теләгән кеше, өеннәнчыкмый гына да, форумның онытылмаслыкмохитенә кушыла, Биләр җирендә барганвакыйгаларны күзәтә ала. Трансляцияләрфорумның ВКонтакте һәм YouTube официальаккаунтларында алып барыла.

Алда балаларны «Сәләт» форумының икенчесменасы - ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество / Arts) көтә. Ул 30 июньнән 5 июльгә кадәр узачакһәм балаларның, яшьләрнең һәм аларныңостазларының өч юнәлеш: музыка, бию, театр буенча потенциалларын ачыклау, тормышка ашыруһәм үстерү өчен уникаль мәйданчыгы булачак. Смена кысаларында остаханәләр, лекцияләр, тренинглар, иҗади лабораторияләр узачак.

Форум Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәмфән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.