«Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү үзәге


«Йолдызлы» базасы

Казаннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан.

Биредә узучы җәйге сменалар:

    «Тел» җәйге профильле Сәләт аланы
    «Раушан» җәйге профильле Сәләт аланы
    «Алмаз» җәйге профильле Сәләт аланы
    «Галәм» җәйге профильле Сәләт аланы

Яшәү шартлары:

    4 бүлмәле 7 корпус
    1 бүлмәдә 7 кеше
    Корпусларда ел әйләнәсендә җылы
    Һәр корпуста гигиена зоналары

Туклану:

    Көненә 5 тапкыр
    220 кешегә исәпләнгән ашханә
    Спорт мәйданчыклары:
    Мини-футбол мәйданы
    Волейбол һәм баскетбол өчен уртак мәйданчык
    Воркаут зонасы
    Футбол кыры

Иҗат өчен мәйданчыклар:

    Өстәл уеннары зонасы (шахмат, шашка)
    220 кешегә исәпләнгән актлар залы
    Проектор белән җиһазландырылган 80 кешегә исәпләнгән конференц-зал
    15 кешегә исәпләнгән 3 уку классы
    Беседкалар

Уңайлыклар:

    Телевизор
    Кондиционер
    Эш зонасы
    Wi-Fi
    Төтен датчигы
    Түләүсез машина кую зонасы

Уңайлы мохит:

Уңайлы мохит корпусларның берсендә, ашханәдә һәм медпунктта урнаштырылган пандуслар белән тәэмин ителә. Әлеге корпуста уңайлы файдалану өчен кирәкле барлык инвентарь белән җиһазландырылган душ бүлмәләре бар. Һәр бинада хәрәкәтләнүе чикләнгән гражданнар өчен аерым санузел бар.

Урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Лаеш районы, «Йолдызлы» базасы